Кунакларны Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов каршы алды. Төркемне «РФ Туризм Корпорациясе» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Д.Г. Секачев җитәкләде. Очрашу барышында Спас районында туризмны үстерү һәм эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Әңгәмәдән соң кунакларга Болгар музей-тыюлыгын күрсәттеләр.