Балалар китапханәсендә «Авырма» уен сәгате.

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Кешенең сәламәтлеге-иң кыйммәтле әйбер, ул теләсә кайсы байлыктан кыйммәтрәк. Тикмәгә генә әйтмиләр: «Акчаны югалткан – бернәрсә дә югалтмаган. Вакыт югалткан – күп югалткан. Сәламәтлек югалтакан – барысын да югалткан". Шуңа күрә сабыйларны балачактан ук үз сәламәтлегеңә сакчыл карарга өйрәтү бик мөһим.

Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан 1 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары өчен балалар китапханәсе хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган «Авырма» дип исемләнгән уен сәгате үткәрделәр. Чара китапханәче балалар белән сәламәтлек, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көн режимын саклауның мөһимлеге турында кечкенә генә әңгәмә белән башланып китте. Очрашу барышында балалар сәламәт яшәү рәвешенең 6 серен белделәр һәм үз тормышларында алардан файдаланырга сүз бирделәр. Балалар белән сәламәт яшәү рәвеше темасына викторина үткәрелде, шулай ук әлеге темага видеороликлар карадылар.

Уку залында чарага "Сәламәтлек янында хезмәт итү китабы" дигән китап күргәзмә-рекомендация рәсмиләштерелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International