Бу очрашу инде яхшы гадәткә әйләнде, беренче ел гына түгел “Балалар иҗаты йорты” диварлары әлеге уен белән мавыгучы балаларны каршы ала. Турнир башланыр алдыннан өстәмә белем бирү педагогы Гришина Надежда Вячеславовна балаларны шашкалар барлыкка килү тарихы, аларның төрләре белән таныштырды, уен кагыйдәләрен кабатлады.
Турнирның җиңүчеләре булды:
Вәлиева Адилә-I урын
Әхмәтсафина Диана-II урын
Соловьев Илья-III урын
Җиңүчеләрне грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.
Турнирның калган катнашучылары катнашучы сертификатлары һәм татлы призлар белән бүләкләнде.