2022 елның 31 мартында Болгар шәһәрендә район яшьләре активы Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов, Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Е.В. Савинов, Спас муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе А.Н. Вәлиәхмәтов белән очрашты. Әңгәмә барышында районны төзекләндерү, яшьләрне эшкә урнаштыру, яшь белгечләргә ярдәм итү мәсьәләләре каралды. Болгар шәһәре предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре арасыннан "Спас тармак технологияләре техникумы" ДБҺБУ һәм иҗтимагый яшьләр берләшмәләре студентлары арасыннан хезмәт отрядлары төзү идеяләре тәкъдим ителде.