11 сыйныфны тәмамлаучыларны ЮХИДИга әзерләү кысаларында “1 нче Болгар урта мәктәбе” МББУ базасында 2022 елның 28 мартыннан 30 мартына кадәр 62 сыйныф укучысы өчен “Акыллы каникуллар” акциясе уза.
Сәламләү сүзе белән Акциядә катнашучыларга “ТР Спас муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге” МУ башлыгы А.Н. Ермилин мөрәҗәгать итте. Акция үткәрелү барышында мәҗбүри фәннәргә: рус теле һәм профильле һәм база дәрәҗәсендәге математикага, шулай ук биология, тарих, җәмгыять белеме, физика, информатика һәм инглиз теле фәннәренә әзерлек буенча дәресләр оештырылды.
Акцияне үткәрүгә районның тәҗрибәле укытучылары җәлеп ителгән.
Акциянең инициаторы - «ТР Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» муниципаль учреждениесе.
В. Г. Егоров, Мәгариф бүлеге методисты