Болгар шәһәрендә "Сәламәт бул!" дигән спорт чарасы узды.

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

28 март көнне Саитов О.А., Шишкина Н.В. һәм Черкасова Ж.В. балалар иҗаты йорты педагоглары 1 нче мәктәпнең мәктәп яны лагеренда "Сәламәт бул!" дип исемләнгән спорт чарасы үткәрделәр.

Чарада Сәламәт туклану, спорт һәм көн режимы темаларына да кагылып үтелде. Балалар барлык конкурсларда һәм эстафеталарда актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында барлык катнашучылар да татлы призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International