2022 елның 26 мартында Базарлы Матак авылының «Алинә» универсаль спорт залы базасында үзәк зонаның муниципаль оешмалары укучылары арасында бадминтон буенча зона ярышлары булып узды.
Ярышлар өч яшь төркемендә үткәрелде:
2004-2006 елларда туган.;
2007-2009 елларда туган.;
2010 елгы һәм кечерәк.
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Олимп» спорт мәктәбенән бадминтон буенча 10 спортчы катнашты. Тренерлар-Филиппова Наталья Юрьевна, Филиппова Мария Валерьевна, Шәмсетдинов Фаил Имаметдин улы.
Шәмсетдинова Ф. И. тәрбияләнүчесе-Афонин Александр 200-2009 елгы яшь категориясендә өченче урынны яулады.
Александрга финалда уңышлар телибез.