Спас муниципаль районында АПКның язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс узды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Конкурс 2022 елның 25 мартында узды. Конкурста техниканың әзерлегенә, орлык материалын әзерләүгә, минераль ашламалар булуга, техника иминлегенә һәм башка мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде.

Чарада Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты К.А. Нугаев катнашты.

Комиссия составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.М. Фәттахов, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д. С. Савинов, «Россельхозцентр» ФДУның Татарстан Республикасы филиалы Спас район бүлеге башлыгы Р. З. Сафин, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Спас районы буенча инспекциясе башлыгы И. Ф. Батыршин һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре керде.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урын - Панин И.А. КФХ, икенче урын - Семушкин Ю. А. КФХ, өченче урын-Юрков С. Н. КФХ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International