Болгарның 2 нче урта мәктәбендә "Интернетта куркынычсызлык" дәресе узды.

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Татарстан мәктәпләрендә 2022 елда цифрлаштыру елы кысаларында «саннар дәресе»проекты тормышка ашырыла. 1-11 сыйныф укучылары ай саен актуаль темалар буенча фикер алышалар.

2022 елның 25 мартында 2 нче Болгар урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен саннар дәресен Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Балахонцева Айгөл Евгеньевна үткәрде.

Дәрестә Айгөл Евгеньевна укучылар белән "Интернетта куркынычсыз булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?".

Балалар алдында Спас муниципаль районы башлыгы Мөхәммәтов Фәргать Вагыйз улы чыгыш ясады. Ул шулай ук Интернет челтәрендә куркынычсызлык мәсьәләсенең мөһимлегенә игътибар итте.

Дәрестә район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Закирова Рушания Ризван кызы катнашты.

Дәрес барышында балалар алар өчен актуаль тема буенча сөйләшеп кенә калмадылар, ә практик биремнәр дә башкардылар, алар сайтларда һәм социаль челтәрләрдә куркынычсыз тәртипнең мөһимлеген аңларга булыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International