Болгар шәһәрендә балалар һәм үсмерләр спорт үзәге базасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының муниципаль этабы узды.

2022 елның 18 марты, җомга

Ярышта катнашучыларны сәламләү сүзе белән Спас муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы А.Н. Вәлиәхмәтов чыгыш ясады.

Ярышлар йомгаклары буенча 1 урынны Демьяновлар гаиләсе, 2 урынны - Хаврониннар, 3 урынны - Сергейчевлар гаиләсе алды. Ярышларда җиңүчеләр кубок, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләр командасы безнең район данын Казан шәһәрендә узган ярышларның республика этабында яклаячак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International