.jpg)
2022 елның 17 мартында Спас муниципаль районы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы рәислегендә Спас муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Утырышта прокуратура, милли гвардия, сәүдә объектлары вәкилләре катнашты.
Утырышта районның уку йортларында психологик хезмәт эшчәнлеген оештыру, мәдәният, мәгариф, сәүдә, туризм һәм спорт объектларының террорчылыкка каршы яклануын көчәйтү мәсьәләләре каралды.
Приволжский авыл җирлеге башлыгы террорчылыкка һәм экстремизмга каршы профилактик эш алып бару турында да тыңланды.