"Олимп" спорт мәктәбе базасында 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы кубогына зона ярышлары узды.

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Әлеге яшь категориясендә 8 команда катнашты, алар ике төркемгә бүленде:

1 Төркем:

  • Чистай шәһәре (Хезмәт);
  • ш.т. б. Балык Бистәсе (Яшьлек);
  • Нурлат шәһәре (Факел);
  • Болгар шәһәре (Дулкын).

2 төркем:

  • Чистай шәһәре (Факел - 2);
  • Алексеевск ш.т.б. (Темп);
  • Чирмешән авылы (Чирмешән)
  • Яңа Чишмә (Яңа Чишмә)

Беренче уенда: Чистай шәһәре (Хезмәт) - Болгар шәһәре (Дулкын) очрашты. Исәп 0: 0

Икенче уенда: Нурлат шәһәре (Факел) – Болгар шәһәре (Дулкын) очрашты. Исәп 0-2.

Өченче уенда: Балык бистәсе (Яшьлек) – Болгар (Дулкын) командалары көч сынашты. Исәп 3-2.

Икенче көн «очыш» уены - Чирмешән авылы (Чирмешән) – Болгар шәһәре (Дулкын). Исәп 0-2.

Ярымфиналда Чистай (хезмәт) - Болгар (Дулкын) командалары очрашты. Исәп 1-1. Пенальти буенча 5-4.

3 урын өчен уен-Болгар шәһәре (Дулкын) - Нурлат шәһәре (Факел). Исәп 6-2.

Безнең Болгар шәһәре футболчысы (Дулкын) Мортазин Ленар 8 гол кертте, турнирда 2005-2006 елгы иң яхшы бомбардирлар исемлеген җитәкли.

Нәтиҗәдә, Болгар шәһәре командасы (Дулкын) 3 урынны яулады. Команда Диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International