ФГОС ДО кысаларында Билингваль белем бирү

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Билнгваль белем бирү мәсьәләләре буенча һөнәри үсеш максатларында 2022 елның 14, 15 мартында Болгар шәһәренең "Чишмәкәй" катнаш төрдәге балалар бакчасы» базасында балалар бакчалары педагоглары «Билингваль белем бирү ФГОС ДО кысаларында» темасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.

Педагогика фәннәре кандидаты, доцент Зарипова Зифа Мирхатовна «Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү» программасы авторы мәктәпкәчә белем бирү оешмасында татар телен укытуның яңа технологияләре белән таныштырды.

Семинарда катнашучылар Зифа Мирхатовна җитәкчелегендә татар телен укыту буенча тәрбияченең татар телен укыту буенча әзерлек һәм урта төркемнәрендә Рәхимова Г.Р.  («Родничок» катнаш төрдәге балалар бакчасы» МБББМУ) татар телен укыту буенча белем бирү эшчәнлеген күзәттеләр һәм анализладылар, шулай ук лекцияләрне тыңладылар һәм ФГОС ДО кысаларында татар теленә өйрәтү өчен тел мохите әзерләү материалын алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International