Спас һәм Әлки районнары командалары арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә уен узды

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Әлки районының Базарлы Матак авылында «Алинә» УСЗ базасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының зона этабына әзерлек кысаларында Волна (Болгар шәһәре) һәм Актай командасы (Базарлы Матак авылы) арасында иптәшләрчә очрашу узды.

Командалар тигез исәпкә 5:5 белән уйнадылар.

Спортчылар уеннан бик канәгать калдылар.

Аларга алга таба уңышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International