Якшәмбе көнне, китапханәнең уку залында «Православие китабы көне»дип исемләнгән чара узды.

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Яз иң якты һәм гүзәл бәйрәмнәрне ача: Благовещение, Пасха. Бу бәйрәмнәрнең гүзәл әйлән-бәйләненә яңа бәйрәм - 14 мартта билгеләп үтелә торган Православие Китабы көне дә кушыла. 2009 елда Рус православие чиркәвенең Изге Синоды ел саен уздырыла торган яңа бәйрәм - Православие китабы көне оештырды. Ә 2010 елның 14 мартында ул Россиядә беренче тапкыр билгеләп үтелде. Тамашачылар ни өчен бәйрәм көне нәкъ менә 14 мартка, бу датага туры килде? Китап инде берничә мең еллар яши, әмма ул без хәзер күргәнчә һәрвакытта да булмады. Христиан тәгълиматын тасвирлаган изге Кирилл һәм Мефодиягә кадәр борынгы яһүд, грек һәм латин телләрендә генә язылган. Ул чакта кенәзләр Ростислав, Святополк һәм Коцел Византиядән ике зирәк туганын - Кириллны һәм Мефодияне чакырткан. Алар славян халыкларына үзләренең язма телен өйрәнергә ярдәм итәргә килгәннәр. Бу ерак 863 елда булды. Ә берничә йөз елдан соң дьякон Иван Фёдоров һәм Петр Мстиславц хезмәтләре белән 1564 елның 14 мартында Русиядә беренче "Апостол" басма китабы дөньяга чыга. Нәкъ шул көннән православие китабы төшенчәсе үзе барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International