Болгар шәһәрендә "Олимп "урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында 2 төркем авыл җирлекләре халкы спартакиадасы узды.

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Икенче төркемдә Никольский, Полянка, Өчкүл, Приволжский, Әҗмәр, Ким авыл җирлекләре катнашты. Ярышлар 11 спорт төре буенча узды: волейбол, бадминтон, өстәл теннисы, гер спорты, чаңгы ярышлары, йөзү, пуля ату, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, шашка, шахмат.

Ярыш нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачетында 1 урынны Приволжский авыл җирлеге командасы, 2 урынны Полянка авыл җирлеге, 3 урынны Өчкүл авыл җирлеге яулады. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар спорт формасы һәм спорт җиһазлары сатып алу өчен 65, 45, 35 мең сум күләмендә кубоклар, медальләр, дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International