Беренче төркемдә Аграмаковка, Бураково, Чәчәкле, Кузнечиха, Ямбакты, Куралово авыл җирлекләре катнашты. Ярышлар 11 спорт төре буенча узды: волейбол, бадминтон, өстәл теннисы, гер спорты, чаңгы ярышлары, йөзү, пуля ату, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, шашка, шахмат. Ярышлар йомгаклары буенча гомумкоманда зачетында 1 урынны Ямбакты авыл җирлеге командасы, 2 урынны Бураково авыл җирлеге, 3 урынны Аграмаковка авыл җирлеге командасы яулады. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар озак файдаланудагы спорт формасын һәм спорт җиһазларын сатып алуга 65,45,35 мең сум бирелде hәм кубоклар, медальләр, дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр.