Конкурс Россия Федерациясе яшьләрен иҗади эшчәнлеккә һәм социаль практикага җәлеп итүгә, шулай ук гражданлык активлыгын күтәрүгә, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм илнең үсеше мәнфәгатьләрендә яшьләрнең потенциалын ачуга юнәлдерелгән.
Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Җиңү очрагында алар уникаль проектны тормышка ашыруга 1,5 млн сумга кадәр ярдәм ала алачак.
Гаризалар «Россия яшьләре» (grants.myrosmol.ru) автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша кабул ителә. Конкурсны уздыру тәртибе, сроклары һәм кагыйдәләре кушымтада бирелә.
Кушымта