«Халык контроле» нә Татарстан территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнештә йөртү өлкәсендә законнарны бозу турында хәбәр иткән ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар бүләк алырга мөмкин.
Түләүләр күләме 1 меңнән 3 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Акча закон бозу факты расланган очракта түләнәчәк.
Хәбәрнамәләрне берничә категория буенча җибәрергә мөмкин: «Сәүдә кагыйдәләрен бозу», «Җәмәгать туклануы», «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз җитештерү һәм (яисә) аларның әйләнеше». Шәһәр һәм район халкына үз шикаятьләребезне һәм мөрәҗәгатьләребезне Халык контроле системасына җибәрүне сорап мөрәҗәгать итәбез. Сезнең шикаятьләр каралачак!!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы