Болгар шәһәрендә «Төнге дозор» квест уены узды

2022 елның 23 феврале, чәршәмбе

Спас муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты Спас муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге ярдәме белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Төнге дозор" квест уены үткәрделәр.

Квестта 5 команда катнашты: СТОТ, Академия, Яшьләр парламенты, АТАС,Бераз соклангыч.

Квест нәтиҗәләре буенча Яшьләр парламенты командасы җиңүче булды, 2 нче урында-Бераз соклангыч, 3 нче урында-АТАС командасы. Барлык катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды, җиңүчеләргә кубок һәм акчалата сертификат тапшырылды, призерларга диплом һәм акчалата сертификат тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International