Анда шәһәр мәктәпләреннән командалар катнашты. Ярышлар башланыр алдыннан балаларны мәгариф бүлеге методисты Егоров В.Г. һәм балалар иҗат йорты директоры Тихонова З. К. сәламләделәр, ярышларда катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Ярышларның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча командалар номинацияләрдә җиңгән өчен грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучылар да саф һавада ярышлардан күңел күтәренкелеге һәм шатлык алдылар.