2022 елның 18 февралендә тәрбиячеләр Агаркова Наталья Гайфулла кызы, «Чишмә» катнаш төрдәге балалар бакчасы) һәм Петрова Валентина Владимировна, Болгар шәһәренең «Антошка» балалар бакчасы) ТР Чирмешән районының Чирмешән авылында узган «Ел тәрбиячесе – 2022» республика конкурсының зона этабында катнаштылар.
Тәрбиячеләр үзләренең эрудицияләрен, балалар белән педагогик чараларның ачык формаларында балаларны кызыксындыра белүләрен, тәкъдим ителгән эшнең фәнни һәм гамәли әһәмиятен, педагогик тәҗрибәнең иҗади презентациясендә нигезли белүләрен күрсәттеләр.
Конкурста катнашучылар «Ел тәрбиячесе - 2022» республика һөнәри осталык конкурсында катнашучы таныклыкларын алдылар.