Проект кысаларында Самбо белән шөгыльләнү өчен 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге 20 бала һәм яшүсмер өчен кирәк - яраклар сатып алынды.
Тренировка процессы балаларның гомуми физик әзерлеген яхшырту, Самбо көрәшенең фәлсәфәсен һәм гамәли күнекмәләрен өйрәнү, сәламәт яшәү рәвешенең тотрыклы принципларын формалаштыру күздә тотыла.