Спас районында «Ел укытучысы-2022»Бөтенроссия конкурсының зона этабы уза.

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Аксубай, Әлки, Нурлат, Яңа Чишмә, Чирмешән һәм Спас муниципаль районнарыннан килгән педагоглар 16 һәм 17 февральдә 2 нче Болгар урта мәктәбе базасында конкурс чараларын : дәрес һәм мастер-класс тәкъдим итәләр.

Спас районыннан 2 нче Болгар урта мәктәбенең тарих укытучысы Потапова Светлана Александровна һәм Өчкүл урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Платонова Светлана Николаевна «Педагогик дебют»номинациясендә катнаша. Зона этабында җиңүчеләр конкурсның республика этабында катнашу өчен җибәреләчәк.

Барлык катнашучыларга да иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International