Спас муниципаль районы мәгариф оешмалары М.Җәлил һәм күренекле җырчы И. Шакиров истәлеген мәңгеләштерү буенча республика акциясендә актив катнаштылар.

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Акция кысаларында белем бирү учреждениеләрендә герой Муса Җәлил һәм күренекле җырчы Илһам Шакировның иҗаты турында әңгәмәләр, аларның әсәрләрен уку һәм тыңлау кебек чаралар үткәрелде. Герой-шагыйрь һәм җырчының тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче күргәзмәләр, фильмнар, видеоматериаллар карау оештырылды.

“Кулына винтовка тоткан йөрәктә җыр белән” патриотизм дәресе һәм “Болгар 1 нче урта мәктәбе” МБББУ М.Җәлил шигырь укучылар конкурсы бик кызыклы узды.

Иске Рәҗәп урта мәктәбе базасында «Светофор " ЮИД отряды герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигырьләрен сәхнәләштерде, җырчы Илһам Шакиров башкаруындагы әсәрләрне тыңладылар,«Моабит дәфтәре» фильмын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International