Спас спортчылары РФ Герое Игошин Роман Виктор улы истәлегенә багышланган Армия кул сугышы буенча ТР Беренчелегендә призлы урыннар яуладылар

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Казан шәһәрендә 2022 елның 4-6 февралендә армия кул сугышы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

Татарстан Республикасы төбәкләреннән катнашучылар саны - 117 спортчы. Иң яхшысы - яхшылардан! Беренче урыннарны алган - Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә Россия беренчелегендә катнашуга Татарстан Республикасы җыелма командасы составына алына.

Яшь төркемендә 16 - 17 яшь, 75 кг авырлык категориясендә Беренче урынны Нигманов Данил яулады һәм Татарстан беренчелегендә җиңүче булды.

70 кг. га кадәр авырлыкта Кафаров Данил III урынны яулады.

14-15 яшьлекләр арасында, 65 кг авырлык категориясендә Сергеев Никита III урынны яулады.

12-13 яшьлекләр арасында, 36 кг Пименов Глеб II урынны алды.

Шмырин Максим, авырлыгы 45 кг. га кадәр, 4 урын яулады.

Гомумкоманда зачетында Болгар шәһәренең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы Татарстан Республикасы Беренчелегендә лаеклы III урынны яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International