Үзара бәйгенең мәктәп этабында җиңгән районның иң яхшы 7 әйдаманы ярышты.
Катнашучылар үз-үзләрен тәкъдир итәргә, балалар хәрәкәтенең хокукый мәсьәләләрендә белемнәрен күрсәтергә, педагогик ситуацияләрне хәл итәргә, шулай ук “Әйдаман концерты”нда үз талантларын күрсәтергә тиеш иде. Конкурста катнашучыларның барысы да лаеклы чыгыш ясады, әмма жюри җиңүчесе итеп 2 нче Болгар мәктәбе укучысы Хөснетдинова Ксения сайланды. Хәзер аңа Республика конкурсының финалына әзерләнергә кирәк, ул 2022 елның февралендә һәм мартында ике этапта узачак.