Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Спас муниципаль районы Советының 2018 елның 23 апрелендәге 26-1 номерлы "Җирле үзидарәнең үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы депутатларына, сайланулы вазыйфаи затларына, контроль – хисап палатасы Рәисенә, Спас муниципаль районының муниципаль хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында"гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
- «Бюджет өлкәсендәге аерым оешмаларның, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең хезмәт хакы буенча Бердәм тариф челтәре кагылмый торган муниципаль вазыйфаларга карамаган, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген техник тәэмин итүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең хезмәте өчен түләү шартлары турында» 2018 елның 23 апрелендәге 26-2 номерлы Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында»;
- ТР Спас муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле буенча төп күрсәткечләрне раслау турында.
Барлык каралган мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.