"Ел тәрбиячесе-2021" һөнәри осталык конкурсы.

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

12, 13, 17 гыйнвар көннәрендә «Солнышко» һәм «Чишмә» балалар бакчалары базасында «Ел тәрбиячесе - 2022»Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды. Әлеге конкурс мәктәпкәчә белем бирүнең инновацион методларын, чараларын һәм технологияләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү, педагогик хезмәткәрләрнең иҗади башлангычларын үстерү, аларның һөнәри осталыгын арттыру, сәләтле педагогларны ачыклау, алдынгы педагогик тәҗрибәне тарату максатыннан үткәрелде.

«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча иң яхшы тәрбияче»номинациясендә Болгар шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 5 тәрбияче үзләренең һөнәрләрендә осталыкларын исбатлады:

Трофимова Екатерина Евгеньевна,"Кояшкай " балалар бакчасы тәрбиячесе
Харитонова Анна Сергеевна, "Теремок" балалар бакчасы тәрбиячесе
Осинцева Вера Николаевна,"Башак" балалар бакчасы тәрбиячесе
Прокурякова Марина Евгеньевна,"Антошка" балалар бакчасы тәрбиячесе
Федотова Наталья Геннадьевна, "Чишмәкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе.


«Ел тәрбиячесе» номинациясендә 6 мәктәпкәчә белем бирү педагогы:

Гартина Елена Евгеньевна, ""Башак" балалар бакчасы тәрбиячесе
Журавлева Юлия Викторовна, "Теремок" балалар бакчасы музыка җитәкчесе.
Петрова Валентина Владимировна, "Антошка" балалар бакчасы тәрбиячесе.
Семенова Наталья Александровна, Балымеры балалар бакчасы тәрбиячесе
Агаркова Наталья Гайфулла кызы, «Чишмәкәй» катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе
Горохцева Евгения Владимировна,"Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе.
Барлык катнашучылар да үзләренең эрудицияләрен, башка балалар бакчасыннан килгән балалар белән педагогик чараларның ачык формаларында балаларны кызыксындыра белүләрен, тәкъдим ителгән эшнең фәнни һәм гамәли әһәмиятен, педагогик тәҗрибәнең иҗади презентациясендә, мастер-классларда дәлилләүне күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре 2022 елның 20 гыйнварында бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International