Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтовның якынлашып килүче Яңа ел белән котлавы

2021 елның 31 декабре, җомга

Кадерле Спас районы халкы һәм кунаклары!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче бәйрәмнәр – Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм!

Яңа ел-иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Кечкенәдән без аны могҗизага ышану белән, иң якты хыялларның тормышка ашачагына, ә Раштуа бәйрәме йөрәкләрне якты хисләр белән тулыландыра, мәхәббәт, игелек һәм шәфкатьлелек китерә.

Яңа 2022 ел бусагасында без узган елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар корабыз. Узып баручы ел һәркайсыбыз өчен җиңел булмады. Ул безгә күп кенә  мәшәкатьләр һәм дулкынланулар алып килде. Ләкин шул ук вакытта бу ел безне икенче яктан күп кенә гадәти әйберләрне карарга мәҗбүр итте.

Бу бәйрәм көннәрендә иң җылы теләкләремне кабул итегез, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим. Яңа ел сезнең барлык изге ниятләрегезне тормышка ашырсын, яңа җиңүләр һәм күңелле ачышлар елы, игелекле кеше мөнәсәбәтләре, җылылык һәм шатлык елы булсын. Барыгызга да уңышлар юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International