Балалар китапханәсендә “Яңа ел кенәгәсе” акциясе узды

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, тавышлы, гаҗәеп бәйрәм. Әкияти могҗизалар һәм тылсымлылык бәйрәме бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләрнең үтәлеше белән башланып китте.

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Яңа елда барлык укучыларга тынычлык, иминлек һәм яңа кызыклы китаплар белән очрашырга тели. Китапханә ишекләре китап белән дус булганнар өчен һәрвакыт ачык!

27 декабрь көнне балалар китапханәсендә «Яңа Ел китабы» дигән акция узды, ул үз эченә ала:

- бурычлыларның гафу итүе;

-отышсыз лотерея;

- «Кар әкиятләре» викторинасы.

Безнең укучыларыбыз тәкъдим ителгән биремнәрне зур кызыксыну белән башкардылар һәм зур булмаган бүләкләр алдылар.

Китапханәнең уку залында «Яңа ел әкияткә охшаган» һәм "Раштуа могҗизасын көткәндә..."  дип исемләнгән китап күргәзмәләре һәм күргәзмә-бәйрәм оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International