Болгар шәһәре үзәк китапханәсе һәм Чаллы театры татар каллиграфиясенә багышланган уртак күргәзмә әзерләде

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Болгар шәһәренең авылара үзәк китапханәсе Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры белән берлектә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы максатчан гранты кысаларында «Каллиграфия сәнгате призмасында татар язуы тарихы» дип исемләнгән күргәзмә-инсталляция оештырды.

Татар каллиграфиясе сәнгате тамырлары белән чал тарихка барып тоташа һәм бүгенге көнгә кадәр үсә. Күргәзмәдә гарәп, латин графикасы, рун язуы, шулай ук кириллица, кытай каллиграфиясе, заманча гарәп типографикасы кушылмасын күрергә мөмкин.

Күргәзмәнең рәссамы - яшь каллиграф, Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгать университеты студенты, Россия һәм халыкара күргәзмәләр һәм конкурслар лауреаты Айзат Минһаҗи.

Күргәзмәне ачу уңаеннан 2021 елның 24 декабрендә Болгар шәһәренең  авылара үзәк китапханәсендә киң катлам җәмәгатьчелеккә һәм укучыларга экскурсияләр (оффлайн һәм онлайн) һәм лекцион-гамәли цикл оештырылды. Тамашачылар  «Борынгы төрки язуы белән танышу» һәм «Татар каллиграфиясе сәнгатен үстерү» темаларына багышланган лекцияләр тыңлады һәм «Иске имлә» иске татар графикасы буенча остаханәләрдә булды.

Алар арасында Болгар ислам академиясе вәкилләре дә бар иде: китапханәче Зиядулла Нарзуллаевич үз фикерләре белән уртаклашты: «Без әлеге чарага студентлар белән килдек, татар графикасы тарихы турында күп белдек, киләчәктә мондый лекцияләрне безнең академия базасында да үткәрергә теләр идек».

«Каллиграфия сәнгате призмасында татар язуы тарихы» күргәзмә-инсталляциясе Болгар шәһәренең  авылара үзәк китапханәсендә 2021 елның 24 декабреннән 2022 елның 24 гыйнварына кадәр эшләячәк. Күргәзмәне китапханәнең эшләү графигы буенча тамаша кылырга була (тулырак - 8 843 47 30 441).

Проектның киләчәге дә билгеле. 2022 елның февраленнән күргәзмә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театрының экспозиция зонасында тәкъдим ителәчәк. Әйтергә кирәк, театр картиналарны булдыру мәйданчыгы булды, чөнки биредә махсус җиһазлаштырылган остаханә һәм башка җайланмалар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International