"Дулкын" бассейнында "Кыш Бабай" призына егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча ачык беренчелек үткәрелде.

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

“Кыш бабай” призына йөзү бассейнында ел саен ярышлар уздырыла һәм күркәм традициягә әверелде. Һәр елны балалар әлеге ярышларны түземсезлек белән көтәләр. Спортчыларны котларга Кыш Бабай килде һәм һәркайсына татлы бүләкләр тапшырды, моңа спортчылар бик шатланды.

Ярышлар программасы бик төрле иде, һәр спортчы катнаша алсын өчен төрле стильләр һәм дистанцияләр кертелгән иде.

Кайбер спортчылар төрле дистанцияләрдә һәм стильләрдә берничә тапкыр катнашып, йөзеп, призлы урыннар яуладылар. Татлы бүләкләрдән тыш, спортчылар призлы урыннар өчен медальләр һәм грамоталар белән дә бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International