“2 нче номерлы Болгар урта мәктәбе” базасында туган телләр һәм халык бердәмлеге елын ябуга багышланган “Дуслык Венкасы” фестивале үткәрелде.

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Фестиваль башында барлык кунаклар да чәй табынына чакырылган иде, анда алар төрле халыкларның милли ризыкларын авыз итә алдылар. Аннары фестивальдә катнашучылар «халык һөнәрләре», «халык музыкасы», «халык әкиятләре», «халык биюләре», «чәй эчү тантанасы»мастер-классларын карадылар.

Фестиваль кысаларында «Туган тел» фәнни-гамәли конференциясе узды, анда катнашучылар жюри хөкеменә үз тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр.

Конференция җиңүчесе булып Иске Рәҗәп урта мәктәбе укучысы Фәйзиев Таһир (җитәкчесе-Фәйзиева Г.М.) танылды.

Призерлар булып танылды:

- Шәрәфиева Азалия, Ким урта мәктәбе укучысы (җитәкчесе-Гыйсмятова А. Б.)

- Закиров Марат, Болгар 2 нче урта мәктәбе укучысы;

- Тегулева Александра, Никольск урта мәктәбе укучысы;

- Садретдинов Рияз, Көек авылының Бурак урта мәктәбе филиалы укучысы.

Аннан соң бәйрәм концерты булды, анда вокал, хореография, театр коллективлары, район солистлары район территориясендә яшәүче төрле халыкларның: татар, рус, чуаш, үзбәк, әрмән һәм башка милләтләрнең мәдәниятләрен чагылдыручы матур оригиналь номерлар күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International