
2021 елның 19 декабрендә Түбән Кама шәһәрендә нәфис гимнастика буенча «Көмеш лента» ачык турниры узды. Ярышларда Татарстан Республикасыннан 300 дән артык гимнастка катнашты. Алар арасында төрле дәрәҗәдәге чыгышларда инде беренче тапкыр гына күрсәткән Болгар шәһәре гимнасткалары да бар иде. Бу юлы да, кызлар өйләренә җиңү алып кайттылар!
Шәхси зачетта абсолют җиңүчеләр булып Гумерова Эмилия һәм Козина Галина танылды. Икенче урыннарны Әхмәтсафина Диана, Ковальчук Дарья һәм Мокроусова Ясминә яулады. Өченче урыннар: Пашаева ясмин һәм Козина Наталья.
Төркем чыгышларында да I урынны Спас спортчылары – «Непоседа»командасы алды.