2021 елның 17-19 декабрендә Алабуга шәһәрендә хәрби разведка көненә һәм "Яшь десантчы" хәрби-патриотик комплексының 22 еллыгына багышланган Татарстан Республикасының армия кул сугышы буенча ачык турниры узды.
Ярышларда Россиянең 12 шәһәреннән: Киров, Можга шәһәрләреннән, Удмуртия Республикасыннан, Татарстан Республикасыннан 136 спортчы катнашты.
Безнең төркемнән Болгар шәһәре призлы урыннарны алдылар:
16-17 яшьлекләр категориясендә::
I урын-Нигманов Данил;
II урын-Андриянов Данил;
III урын – Пименов Богдан;
14-15 яшьлекләр арасында II урын-Логинов Никита;
12-13 яшьлекләр арасында III урын-Пименов Глеб.