Конференция эшендә партиянең 31 беренчел бүлеге вәкилләре, сәяси совет һәм җирле контроль комиссиясе әгъзалары катнашты.
2016 елның декабреннән алып 2021 елның декабренә кадәрге чорда җирле бүлекчәнең эш йомгаклары турындагы доклад белән Партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Фәргать Мөхәммәтов чыгыш ясады. Спикер сүзләренә караганда, җирле бүлекчә эше Россия Президенты, партиянең Үзәк һәм төбәк бүлекләре куйган бурычларны үтәүгә, районның социаль-икътисади үсешен яхшыртуга юнәлдерелгән. «Күп эш башкарылды, әмма әле күп эшләр башкарасы бар. Без иҗтимагый оешмалар, ММЧ белән активрак хезмәттәшлек итәргә, партия проектларын гамәлгә ашыруда үсеп килүче буынга басым ясарга тиеш», - дип билгеләп үтте ул үз докладында.
Конференция делегатлары җирле бүлек эшен канәгатьләнерлек дип тану турында Карар кабул иттеләр һәм киләсе чорга төп бурычларны билгеләделәр.
Конференция барышында яшерен тавыш бирү юлы белән альтернатив нигездә «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре итеп район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов сайланды. Делегатлар шулай ук политсоветның һәм контроль комиссиянең яңа составын расладылар.
Конференция ахырында партиянең яңа кабул ителгән әгъзаларына партия билетлары тапшырылды.