2021 елның 8 декабрендә «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Инвалидлар декадасы кысаларында инвалид балалар тәрбияләүче ата – аналар өчен ведомствоара түгәрәк өстәл үткәрделәр. Чараның максаты: ата-аналарга социаль ярдәм алу мөмкинлекләре һәм хезмәтләре турында мәгълүмат бирү, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр еш очрый торган проблемаларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл эшендә РМПҮ, ФСС вәкилләре, тәртип саклау җәмәгать пунктлары эшчәнлеген тәэмин итү буенча әйдәп баручы белгеч, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар катнашты. Түгәрәк өстәлнең сораулары һәм проблемалары инвалид балалар булган гаиләләр өчен социаль түләүләр, аларга медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләренә кагылышлы иде. Ата-аналар гаиләләрнең актуаль проблемалары турында фикер алышуда актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.