«Ел укытучысы» һөнәри осталык муниципаль конкурсы

2021 елның 10 декабре, җомга

2021 елның 7, 8 һәм 9 декабрь көннәрендә Болгар 1 нче урта мәктәбе һәм 2 нче Болгар урта мәктәбе базасында «Ел укытучысы»һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды.

Конкурста шәһәр һәм район мәктәпләреннән 12 укытучы катнашты, аларның өчесе – «Педагогик дебют»номинациясе. Укытучылар «Дәрес» һәм  «Дәрестән тыш чара» дигән конкурс сынаулары уздылар.

Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча 8 финалист билгеләнде:

Сорокина Н. М – - 1 нче мәктәпнең математика укытучысы
Леонтьева З. Г – - Бураково урта мәктәбенең Инглиз теле укытучысы
Платонова С. Н – - Өчкүл урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы («Педагогик дебют»)
Потапова С. А – - 2 нче мәктәпнең тарих укытучысы
Шәйдуллина А. Ю – -Болгар санаторий-интернатының математика укытучысы («Педагогик дебют»)
Фәйзиева Г.Р. – - 2 нче мәктәпнең туган теле (Татар теле) укытучысы
Гусева М. Ю – -мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар интернат-мәктәбенең дефектолог укытучысы (мастер-класс күрсәтми)
Мошков Е. М. - Полянка урта мәктәбенең информатика укытучысы
Финалистлар өчен 14 декабрь көнне Болгарның 2 нче урта мәктәбе базасында конкурс сынаулары узачак:

1. Мастер-класс

2. Мәгариф бүлеге җитәкчесе белән түгәрәк өстәл

Финал сынауларыннан соң номинацияләрдә җиңүче, призерлар һәм җиңүчеләр билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International