Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең гражданнарны бергәләп кабул итүе

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

2021 елның 27 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе тарафыннан шулай ук республика муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә турыдан-туры тоташу юлы белән республика муниципаль берәмлекләрендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү ярдәмчеләренең кабул итү бүлмәләрендә кабул итү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International