Барлыгы Татарстан Республикасы районнарыннан һәм шәһәрләреннән 8 команда катнашты. Киеренке көрәштә «Олимп» спорт мәктәбе (тренеры Постников В.Л) Волна командасы өченче урынны яулады.
Төркем уеннарында безнең команда Волна - Чирмешән 1-0, Дулкын - Балык Бистәсе 2-0, Дулкын - Алексеевск 3-0 кебек командаларны җиңде һәм төркемдә беренче урынны яулады. Икенче көнне безнең команда Яңа Чишмәлеләрне 1-0 исәбе белән отты, аннары финалга чыгу өчен Нурлат шәһәре командасы белән очраштылар һәм 0-1 исәбе белән җиңелде
Өченче урын өчен Волна командасы Чирмешән командасын 4-0 исәбе белән җиңде һәм өченче урынны яулады. Беренче һәм икенче урыннарны үзара Нурлат һәм Балык Бистәсе командалары бүлеште.