1992 елның 3 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе Халыкара инвалидлар көне дип игълан ителде. 3-13 декабрь көннәрендә бөтен ил буйлап ел саен инвалидлар декадасы башлана. Бу сәламәтлеге начар булган, махсус ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына, аерым алганда, мәдәни-күңел ачу характерындагы төрле чаралар үткәрүгә игътибарны юнәлтү өчен тагын бер мөмкинлек.
Үзәк модель китапханәсе бу максатта укучыларның иҗади казанышлары белән виртуаль күргәзмә әзерләгән: табигый материаллардан ясалган эшләнмәләр, тегү һәм чигү төрләре, төрле техникада эшләнгән картиналар, шулай ук башка бик күп кызыклы эшләр. Иҗатның һәр төренә шулай ук тиешле әдәбият сайланган, аның ярдәмендә һәр теләгән кеше үзен теге яки бу юнәлештә сынап карый алачак.