2021 елның 24 ноябрендә Спас муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты Кубогына "Туган телләр һәм Халык бердәмлеге" елына багышланган волейбол ярышлары булып узды. Ярышларда 4 команда катнашты: Факел, Олимп, педагоглар, Академия. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны - Академия командасы, 2 урынны - Олимп, 3 урынны педагоглар яулады. Җиңүчеләр кубок, диплом һәм бүләк сертификаты белән бүләкләнде, ә призерлар дипломнар һәм бүләк сертификатлары белән бүләкләнде.