10 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Казан шәһәрендә нәфис гимнастика буенча «Kazan Stars Open» турниры узды. Ярышларда Казан шәһәре, Волгоград шәһәре, Мирный бистәсе, Йошкар-Ола шәһәре, Яшел Үзән шәһәре, Түбән Кама шәһәре, Алабуга шәһәре, Болгар шәһәре гимнасткалары катнашты. Барлыгы 500 гә якын катнашучы бар иде.
Төркем күнегүләрендә безнең "Непоседы" командасы III урынны яулады.
1. Әхмәтсафин Диана.
2. Гомәрова Эмилия.
3. Ковальчук Дарья.
4. Мокроусова Ясминә.
5. Пашаева Жасмин.
Шәхси программада: Козина Наталья 2016 ел, III урын яулады.
Гимнасткалар үз дәрәҗәләрен расладылар, призлы урыннарсыз чираттагы тапкыр калмадылар. Һәм хәзер алдагы ярышларга әзерләнәчәкләр.