Спас гимнастлары Түбән Кама шәһәрендә узган чемпионат һәм беренчелек турнирында призлы урыннар яуладылар

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Түбән Кама шәһәрендә нәфис гимнастика буенча «Нефтехимик» спорт клубының 2021 елның 23 октябреннән 24 октябренә кадәр чемпионат һәм беренчелеге ярышлары узды.

Ярышларда Казан, Түбән Кама, Уфа, Алабуга һәм Болгар шәһәрләреннән 300 дән артык спортчы катнашты.

Спас спортчылары шәхси зачетларда да, төркем программасында да югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Төркем чыгышында безнең «Непоседа» командасы II урынны яулады.

Шәхси программада Наталья Козина (2016 елгы) һәм Василиса Макарова (2015 елгы) аерылып тордылар. Наталья үз яшь төркемендә-I, Василиса II урынны алды. Гимнастлар мондый дәрәҗәдәге ярышларда беренче тапкыр чыгыш ясадылар.

Берничә ел инде шөгыльләнә торган Спас гимнасткалары да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Кызлар кубоклар, медальләр, кыйммәтле бүләкләр һәм яхшы кәеф белән өйләренә кайттылар.

Ярыш нәтиҗәләре:

Козина Наталья 2016 елгы-I урын
Макарова Василиса 2015 елгы-II урын
Козина Галина 2014 елгы-II урын
Гомәрова Эмилия 2013 елгы-II урын
Мокроусова Ясминә 2013 елгы Р. - II урын
Әхмәтсафина Диана 2013 елгы-III урын
Пашаева Ясмин 2013 елгы-III урын
Ковальчук Дарья 2013 елгы-III урын
Чуксина Валерия 2011 елгы-I урын

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International