2021 елның 23 октябрендә Казан шәһәрендә «179 нчы гимназия - мәгариф үзәге» МББУ базасында «Минем иң яхшы дәресем» Бөтенроссия педагоглар һөнәри осталык конкурсының республика этабы узды.
Спас районыннан «Никольское урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУнең Аграмаковка филиалы география укытучысы Дегтева Тамара Васильевна һәм Ямбакты авылындагы «Никольское урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУнең химия, биология, география укытучысы Сөнәгатова Руфия Насыйх кызы катнаштылар. Конкурсның республика этабы нәтиҗәләре буенча педагогларның «Минем иң яхшы дәресем» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының I дәрәҗә дипломы белән (төбәк этабы) Т.В. Дегтева бүләкләнде, «Минем иң яхшы дәресем» укытучыларның һөнәри осталыгы Бөтенроссия конкурсының III дәрәҗә дипломы белән Р. Н. Сөнәгатова бүләкләнде.