Совет Аппараты җитәкчесе Е.А. Демьянов Т.Ф. Стрелованы 90 яшьлек юбилее белән котлады, Тамара Федоровнага Россия Федерациясе Президенты В.В. Путиннан, Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтовтан котлау открыткасы, истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук юбилярны ветераннар советы рәисе Т.Н.Бурумова, социаль яклау хезмәткәрләре, туганнары һәм якыннары котлады.