"Өченче сулыш" проекты тормышка ашырылды. Грантны тормышка ашыру тәмамлану уңаеннан парадка 10 февральдән Скандинавия йөреше белән шөгыльләнгән шәһәр ветераннар оешмалары төркемнәре чакырылды. Парадта нәтиҗәләр ясалды. Җыелганнарны яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Вәлиәхмәтов А.Н. сәламләде, ул киләчәктә дә сәламәтлеген ныгытуда уңышлар теләде һәм актив тормыш позициясе өчен ветераннарга рәхмәт белдерде. Ә ветераннар үз чиратында проектны оештыручыларны әлеге спорт төре аларга бик ошый һәм алар сәламәтлекне ныгытуда нәтиҗәләр күрәләр, дип ышандырдылар.