Педагоглар өчен 1 нче номерлы Болгар урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары һәм районның башка учреждениеләре артистлары катнашында бәйрәм программасы әзерләнгән иде.
Район башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов барлык педагогларны бәйрәм белән котлады һәм Спас районы башлыгының Грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе А.Н. Ермилин барлык педагогларны, педагогик хезмәт ветераннарын, лаеклы ялга беренче тапкыр чыкканнарны котлады һәм иң яхшы педагогларга мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Яшь педагогларны һәм районның барлык педагогларын Спас районы мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Л.С. Рыбакова котлады.
Барысына да бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.