ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 355 миллион сум акча бүленгән.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда 297 ятим бала торак алачак. Бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 355 миллион 286 мең сум акча бүленгән.

 

2017 елда барлыгы 346 миллион 724 мең сумга 305 ятим бала торак алды.

 

2007-2012 елларда республикадагы ятим балаларга торак сертификатлары тапшырылып килде. 731 бала барлыгы 638 миллион сумлык ярдәм алды.

 

 

 

Соңгы дүрт елда 1521 ятим бала тораклы булды. Финанслау күләме 1,6 миллиард сумны тәшкил итте.

 

Шулай ук 14 балалар сәламәтләндерү лагерен капиталь ремонтлау һәм бер объектны төзекләндерү планлаштырыла.

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда алты яңа балалар лагере төзеләчәк. Моннан тыш, 2018 елда 14 лагерьга капиталь ремонт үткәрү һәм бер объектны төзекләндерү планлаштырыла. Финанслауның гомуми күләме 200 миллион сумны тәшкил итәчәк.

Татарстанда балалар сәламәтләндерү лагерьләрен капиталь ремонтлау, төзекләндерү һәм төзү программасы 2014 елдан тормышка ашырыла. Үткән еллар эчендә республикада 406 миллион сумга 40 объект ремонтланган, 9 яңа лагерь төзелгән һәм 4 лагерь төзекләндерелгән.

 

2017 елда 4 лагерь төзелде, 3 объект төзекләндерелде, 4 лагерьга капиталь ремонт ясалды. Программаны тормышка ашыруга 100 миллион сум таләп ителде

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы К. А. Нугаев район эшмәкәрләре белән киңәшмәне үткәрде. Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды Спас районында эшкуарлык эшчәнлеген үстерү өчен уңай шартлар тудыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International